Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Почтадан акча урлаган 35 яшьлек ир хөкем ителде

Агымдагы елның май башында почта бүлегендә эшләүче 35 яшьлек ир акча урлау планы кора.

Ул йөк ташыганда бер поч­та бүлегенең 1 504 000 сум акча салынган капчыгын алып, аны  бәдрәфтә яшереп куя. Икенче көнне  капчыкны  урлап урманда күмә. Әмма урланганны  исәпли башлагач, акчаның ул теләгәнгә караганда күбрәк булуы аны кыңгыр гамәленнән туктата һәм   бу хакта полиция органына  хәбәр итә. Акча тулысынча «Россия поч­тасы» ФДУПка кире кайтарыла.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Салихов сөйләвенчә, гаепләнүче үз гаебен таный һәм яңадан андый гамәлләр кылмаска сүз бирә. Суд боларны истә тотып,  аңа карата РФ ҖКның 73нче маддәсен кулланып,  сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм  итү буенча хөкем карары чыгара.

Фото: МВД

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев