Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пластик шешәләрдән койма эшләгән

Новосибирскида яшәүче ир кеше үз дачасында пластик шешәләрдән койма төзегән. Төзү эшләре өчен ул берничә ел дәвамында җыелган шешәләрне кулланган. Койманы төзү әле дәвам итә.

«Мин бу койманы кайчан эшли башлаганымны хәтерләмим дә, - дип көлә ул. - Бу бакчага 20 ел инде, элек, су булмаганга шешәләрдә ташыдык. Ә менә биш ел элек су керттеләр. Шешәләрне ташларга жәлләдем, койма эшләргә булдым. Күршеләрем дә шешәләрен миңа бирде, - диде Геннадий Иванович. Интервью алырга барган журналистлар исәпләп чыгарганча, койма төзү өчен ике меңнән артык шешә кулланылган. Биеклеге- бер метрга якын, озынлыгы-50 метр тирәсе. Һәр багана өчен җиде шешә китә, дип искә төшерде Геннадий Иванович. Шешәләрнең башлары киселә дә, бер-берсенә кигертелә һәм чыбык белән бәйләнеп куела. Этикеткаларын Геннадий Иванович шунда ук өзәргә тырыша. 

“Биш елдан артык тора инде. Көчле җил булганда селкенеп ала, әлбәттә, - ди Геннадий Иванович. - Иң мөһиме - чүп-чар юк һәм койма да бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев