Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пластик савытларның зыянын яшерәләр

Күптән түгел миңа Америка компаниясе уздырган бер семинарда катнашырга туры килде.

Анда танылган эксперт пластик әйберләр составына кертелгән бисфенол Аның кеше сәламәтлегенә төзәтеп бетерә алмаслык зыян китерүе  турында сөйләде. Шул вакытта  мин бисфенол белән кызыксына башладым. Өйдә пластик савытларда сакланган ашамлыкларны башка төрлеләренә күчерергә дә тырышып карадым. Юк икән, мөмкин түгел икән. Пластика хәзер безнең көндәлеккә искиткеч дәрәҗәдә үтеп кергән ки, хәтта белә торып та тормышны үзгәртеп булмаслык дәрәҗәгә җиткергән. Шулай да, үзем укыган кайбер мәгълүматларны биреп китәм. Алар инде күптән галимнәр тарафыннан тикшерелгән, исбатланган.

Әйтүләренчә, микродулкынлы мичләр өчен махсус ясалган  “ВРА free” пластик әйберләр составына бисфенол А кертелмәгән. Кызганычка, пластик әйбер  кеше сәламәтлеге өчен бервакытта да 100 процент дәрәҗәсендә куркынычсыз була алмый.  

Сәнәгать пластиканың зыянын яшерә

Галимнәр күптән инде химик матдәләр кергән пластмассаның зыянын ачыклаган. Бисфенол А (ВРА), мөгаен, иң танылган пластик химикаттыр. Ул су шешәләре, теш герметикасы, калай капкачларның подкладкалары, касса чеклары составында бар.

 Бу турыда Әлфия Зыякаева әзерләгән язманы газетаның җомга саныннан укый аласыз

 

Фото http://happymodern.ru/krasivaya-posuda-foto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: