Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Планетаны яулап алган авыру

​​​​​​​Соңгы гасырларның иң танылган һәм куркыныч авыруларының берсе – туберкулезны планетада белмәгән һәм ишетмәгән кеше юктыр.

Инфекция җәмгыятьнең бөтен катламын да зарарлап, эпидемия форматын ала.

Туберкулезны һәркем йоктыра ала. Дөрес, аны дәвалап була, иң мөһиме – белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итү кирәк. Халык туберкулезга каршы юнәлтелгән чараларны , даими медицина тикшеренүләрен читләтеп узарга тырыша, шуңа күрә ситуациянең җитдилеген ассызыклау өчен туберкулезга каршы көрәш көне игълан ителә.

Инфекциягә каршы көрәш көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) карары белән немец микробиологы Роберт Кох туберкулез китереп чыгаручыны ачкан көнне һәр елны 24ендә билгеләнә.

Шушы көрәш көне уңаеннан  без берничә сорау белән “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена табибы Надежда Костюкка мөрәҗәгать иттек.   

-Надежда Александровна, быел бу көн нинди лозунг астында уздырыла?

-Быел ул “Көрәшергә вакыт җиткән” дип атала. Бу профилактика өлкәсендә дөнья лидерлары куйган бурычларын үтәргә кирәклекне аңлата. Профилактика чараларында  бөтенесе – терапевтлар, табиблар, волонтерлар, пациентлар һәм шулай ук аларның туганнары катнаша. Конференцияләр, лекцияләр һәм фәнни семинарлар уздырыла.

-Профилактик медицина тикшеренүләре нинди срокларда уздырылырга тиеш?

-Андый тикшеренүләр  халык санына һәм туберкулез белән авыруларның гомуми күрсәткеченә бәйле.  Әйтик, Яшел Үзән районы  территориясендә туберкулез белән авыруның гомуми күрсәткече 46,6ны тәшкил итә, шуңа күрә туберкулезга тикшеренү 1 елга 1 тапкыр уздырылырга тиеш. Районда былтыр туберкулезның 70  яңа очрагы теркәлде. Шуларның берсе 14 яшькә кадәрге яшүсмер булды. 26 кешедә сулыш органнары туберкулезының ачык формасы табылды.

2019 елның 2 аенда 11 яңа очрак теркәлде дә инде, шул исәптән 14 яшькә кадәрге бер яшүсмер һәм ачык формадагы үпкә туберкулезы  белән биш авыру очрагы. Авыруларның 79 проценты массакүләм флюорография тикшерүләре барышында ачыклана. Калганнары  сәламәтлеге начараю сәбәпле дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать иткәч беленә. 2018 елда туберкулездан һәм өзлегүләрдән 8 авыру үлде (2017 елда – 9). Туберкулезлы авыруларның барысы да исәпкә куела һәм госпитализацияләнә.

-Туберкулез микобактерияләре турында ни әйтер идегез?

-Микобактерияләр тышкы тирәлек факторларына бик түзем. Сыек какрыкта һәм ул кипкән очракта да алар берничә ай саклана һәм кеше организмына эләксә  авыру китереп чыгара ала. Зарарлану чыганагы – туберкулез белән авыручы кеше. Гадәттә ул сулыш органнары аша йога. Туберкулезга  иммун системасы түбән булган, яисә хроник авырулы кешеләр бирешә. Туберкулезга тикшерү максатыннан балаларга һәм яшүсмерләргә  елга бер тапкыр туберкулин пробасы ясала.  Профилактика өчен иммунизация мөһим роль уйный. Ел саен флюорография тикшерүләре уздыру авыруны иртә срокларда ачыкларга мөмкинлек бирә. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса,  организмга шуның кадәр  азрак зыян салына.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев