Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПИГМЕНТЛЫ ТАПЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

Тән тиресенең пигментациясе меланин артык күп булуга бәйле. Ул тапларны агартып карарга мөмкин. Битлекләрне кич, йокларга ятар алдыннан ясагыз һәм кояшта озак булмаска тырышыгыз. 

Чүпрәле битлек. 15-20 г чи чүпрәгә 1,5 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушарга. Биткә сөртеп, 20 минут тотарга һәм җылы су белән юынырга. Соңыннан биткә тукландыра торган крем сөртергә. 

Лимон согы. Лимон согына 1:10 исәбеннән су кушарга. Көнгә ике тапкыр пигментлы урынга сөртергә ярый. 

Кыяр битлеге. Кыярны вак угычтан уарга. Пигментлы тап чыккан урынга сөртеп, 15 минут тотарга. Юарга һәм бу процедураны тагын өч тапкыр кабатларга. 

Катык яки әчегән сөт. Биткә катык яисә әчегән сөт сылап, 15 минут тотарга һәм лимон согына манылган мамык белән сөртеп алырга кирәк.

ИРЕК МӘЙДАНЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X