Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Петуния шау чәчәктә утырсын, дисәгез...

Моның үзенең сере бар.

Хәзер петуния үсмәгән бакча бармы икән? Аны түтәлләргә дә, аерым савытларга да утыртып үстерәләр. Петунияләр шулкадәр төрле һәм чагу төстә ки, хәтта башкаларын утыртмасаң да алар бакчаны аллы-гөлле чәчәккә күмәчәк.

Тик кайбер хуҗабикәләр петунияләрнең озын булып үсеп китүенә, чәчәк атмыйча утыруына зарлана. Чынлап та, петуниянең чәчәкләре башлык кебек күпереп утырсын, яңадан-яңа бөреләр чыгарып кына торсын һәм көзге салкыннарга кадәр шулай чәчәк атсын өчен аны үстерүнең серен белергә кирәк.
Әлбәттә, барлык чәчәкләр дә кояш ярата, аларга вакытында су сибеп, минераль ашламалар белән тукландырып тору да кирәк.

Тик петуния шау чәчәктә утырсын, дисәгез, тагын бер сере бар: бакча гөленең... башын өзеп торырга кирәк. Бу эш беренче тапкыр үсентеләр берничә яшь яфрак чыгаргач та башкарыла. Үзәктәге яфракны өзеп алганнан соң, төрле яклап яңа үсентеләр чыга. Иң мөһиме - яңа чыккан үсентеләрнең дә, бер-ике яфрак җибәргәч, башларын өзеп алырга кирәк. Бу очракта алар аз гына соңрак ата, тик сез теләгәнчә шау чәчәктә утырачак.

Искиткеч матур петунияләр үстерүнең тагын бер сере — шиңә башлаган чәчәкләрне, үзләре кибеп төшкәнен көтмичә, өзеп ташларга кирәк. Шулай эшләгәндә яңадан-яңа чәчәкләр атып кына торачак.

Мәгълүмат «Кызыл Таң»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X