Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Песошин һәм Евкуров Яшел Үзәндә ракета корабын суга төшерү тантанасында катнаша

«Ингушетия» сугышчан корабы Кара диңгез флоты составында хезмәт итәчәк.

Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 («Буян-М») проектына караган сигезенче кече ракета корабын суга төшерәчәкләр. Тантанада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров катнаша. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Премьер-министр Алексей Песошин һәм Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров 21631 проектына караган кече ракета корабын суга төшерү тантанасында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Ингушетия» корабы 2014 елның 29 августында төзелә башлый. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 21631 («Буян-М») проектына караган корабларны 2010 елдан бирле җитештерә. Күп максатлы сугышчан суднолар артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехника коралларының иң заманча үрнәкләре белән җиһазландырылган.

«Зеленый Дол» кече ракета корабы 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ Хәрби-диңгез флотында иң яхшы ракета корабы дип табылды һәм ракетадан ату буенча РФ Хәрби-диңгез флоты баш командующие призына лаек булды.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев