Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пешкән суган файдасы

Сәламәтлек өчен пешерелмәгән яшелчәләрнең һәм яшел үләннәрнең файдасы турында барыбыз да белә.

Әмма, пешкән килеш файдалырак булган бер продукт бар һәм ул бәрәңге түгел. Ә... суган! Ул чи килеш тә организм өчен бик тә кирәкле, ләкин күпләр аның ашаганнан соң килгән исеннән куркып, кулланмыйлар. Әмма, мичтә булганнан соң, аның дәвалау сыйфатлары көчәя генә.

Мичтә пешерелгән суганның чи суган янында өстенлеге шунда, ул үзенчәлекле тәмгә ия һәм үзеннән соң бернинди дә күңелгә ятышсыз ис калдырмый. Шуңа күрә, аны очрашуга яки сөйгәне янына баручылар да курыкмыйча ашый ала. Әлеге ризыктан күп файда алыр өчен, суганны дөрес итеп әзерләргә кирәк.
Аны 100-150 градуска кадәр кыздырылган мичтә, кабыгы белән, 15-30 минут пешерәләр. Сәламәтлеккә файдалы йогынтысы тагын да күбрәк булсын дисәгез, уртача зурлыктагы суганның яртысын иртән, ач карынга һәм калган өлешен йокларга ятарга 2-3 сәгать кала ашарга кирәк. Шулай ук, ит яки балык янына гарнир итеп тә кулланырга ярый. Бик тәмле катнашма килеп чыга. Ә хәзер аның файдалы сыйфатларын санап чыгыйк.

Пешкән суган кандагы шикәр күләмен нормальләштерә. Организм ның тиешле дәрәҗәдә эшләвенә ярдәм итү өчен, аны диабетикларга ашарга киңәш итәләр. Кан оешу белән проблемалары булганнарга да бу ризыкны ешрак кулланырга кирәк. Инфаркт яки инсульттан соң табиблар пешкән суганны көн саен ашарга куша. Ул кан тамырларына чистарынырга, атеросклеротик бляшкалардан котылырга булыша. Кан басымын нормальләштерергә, баш авыртуын җиңел кичерергә ярдәм итә.
Пешкән суганны ашарга гына түгел, мазь сыйфатында да кулланырга мөмкин. Аңардан ясалган боламыкны, озак төзәлми торган язваларга һәм яраларга сылап, тән тукымаларының төзәлүен тизләтеп була. Мондый суганнан компресслар бактерияләргә каршы бик яхшы чара булып тора. Аны геморройны дәвалаганда да кулланырга ярый, табиб күзәтүе астында, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев