Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Перинаталь үзәктә биш ел яшәгән кызның ата-анасын эзлиләр

Мәскәүдә "Ана һәм бала" (ПМЦ) перинаталь үзәгендә биш ел яшәгән кызның ата-анасы эзләнә. Бу хакта Пресна судында хәбәр иттеләр.

Суд кызның ата-ана хокукларын чикләү турындагы опека дәгъвасын карый башлады. Җавапчылар судка килмәде. 
Үзәк вәкиле бу утырышны кичектерергә сәбәп түгел дигән фикерне белдерде. Аның сүзләренә караганда, ана кеше үткән башка судларда да күренмәгән. Кызның ата-аналары Гагарин суды карарын үтәмәгән өчен эзләүгә игълан ителде, хөкемдар аларны кызларын өйгә алырга мәҗбүр иткән иде. 
Мәскәү шәһәр суды бу карарны 18 ноябрьдә раслады һәм ул законлы көченә керде. Ата-аналарга кызларын 2 декабрьгә кадәр үз ирекләре белән алырга тәкъдим иттеләр. Бу эшләнелмәде. Декабрьдә "Ана һәм бала" клиникасы суд приставларына янәдән мөрәҗәгать итте. 
Ана кеше хәзерге вакытта хастаханәдә икән. 

Декабрь башында бу ташланган сабый турында берничә мөгьлүмат чарасы язып чыкты. Баланың әти-әниләре сабыйларын клиникадан алып чыкмауның сәбәбен, аның гомере һәм сәламәтлеге куркыныч астында, дип атаганнар икән. Шуңа күрә кыз анда ике тәүлек буе нянялар белән яшәвен дәвам итә, ә әби-бабайларга аны алырга рөхсәт итмәгәннәр. 
Кызның мондый шартларда торуы аена миллион сумга якын тора икән. Медицина үзәге башлыгы Марк Курцер басмага сөйләгәнчә, баштан кызны госпитализацияләү өчен күрсәтмәләр, чыннан да, булган, тик хәзер ул тулысынча сау-сәламәт. 
2019 елның язында клиника ата-аналар белән килешүне өзә һәм баланы алуларын таләп итеп судка мөрәҗәгать итә. Гыйнвар уртасында ана кешенең адвокаты Лукманова журналистларга болай дип белдергән, табиблар кызның әти-әнисен язга кадәр сабый стационарда булырга кирәк дип ышандырганнар, ә аннары кинәт аның халәтен яхшы дип бәяләгәннәр. Аның сүзләренчә, ата-аналар баланы, аңа кирәкле, тиешле тәрбия бирү өчен, тулы выписка һәм барлык диагнозлар белән генә алырга әзер. 
2019 елның декабрендә президент каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова кызның туганнарын, ата-аналарын хокуктан мәхрүм иткәнче, аны алырга чакырды. Аның сүзләренчә, ул әти-әниләренә бәйсез эксперт фикерен алу өчен, баланы башка хастаханәләрдә тикшерергә тәкъдим иткән, тик тегеләре баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев