Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләргә кагылышлы соңгы яңалыклар

Октябрь аенда пенсия белән тәэмин итү системасында кайбер үзгәрешләр булачак:

1. Хәрби пенсияләр индексация ләнә.
2. «МИР» түләү системасы картасына күчү тәмамланачак.
3. Пенсия түләүләрен билгеләү һәм озайту вакыты төгәлләнәчәк.
4. Кайбер пенсионерларга 5000 сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

Хәрби пенсияләр индексацияләнә
1 октябрьдә хәрби пенсияләрне индексацияләү булачак. Түләүләр нибары 3 процентка артачак.
Россиядә хәрби пенсияләрне якынча 2,7 млн. кеше ала. Алар барысы да төрле көч ведомстволарының элеккеге хезмәткәрләре. Хәрби пенсияләрнең күләме төрле. Әмма индексация коэффициенты барлык хәрби пенсионерлар өчен бертөрле.
Хәрби пенсияләрне исәп ләгәндә кайбер алучыларга карата кимү коэффициенты кулланыла. Мәсәлән, элеккеге хәрби хезмәткәрләргә түләүләр исәпләгәндә. Тик ФСБның элеккеге хезмәткәрләренең пенсияләре өчен ул юк.
2020 елда ПК үзгәрмәячәк. Күрсәткеч 2019 ел дәрәҗәсендә калачак. Бу - 73,68 процент
Инфляция дәрәҗәсеннән артык индексация каралмаган, чөнки Президентның 604нче Указы, төрле сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре аның таләп ләрен үтәргә өндәсә дә, туктатылган булып кала. 2020 елда хәрби пенсияләрне индексацияләү соңгы елларда иң аз күрсәткечкә ия.

Пенсионерлар үзләре өчен пенсияләрне китерүнең уңайлы ысулын сайлый алалар
Әгәр акча банк картасына керсә, октябрь аеннан аларга «МИР» түләү системасы картасы белән генә файдаланырга кирәк. Россиядә йөргән башка карталарга октябрьдән пенсияләр күчерүдән туктаячак.
Карта алу өчен үз банкыгызга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яки Пенсия фондына. «МИР» картасын алганнан соң аның реквизитларын РПФКА хәбәр итәргә кирәк булачак.
Әгәр пенсионер Россия түләү системасы карталарыннан файдаланырга теләми икән, аңа сентябрь дәвамында ПФРга түләүләрне китерү ысулын үзгәртү өчен гариза бирергә туры килә.

Пенсияләрне рәсмиләштерүнең вакытлыча тәртибе тәмамлана
Апрельдән башлап ил дә пенсияләрне рәс ми ләш терү һәм озайтуның гадиләштерелгән тәртибе эшли.
Октябрь аеннан ул тәмамлана. Димәк, күп кенә пенсионерларга түләүләрне озайту өчен РПФКА шәхси гариза тапшырырга туры киләчәк.
Бу ышаныч кәгазе буенча пенсия алучы һәм РФ территориясендә даими теркәлмәгән пенсионерларга да кагыла. Беренче булып акча алу фактын раслау таләп ителә, икенчесендә – Россиядә булу факты.
Июнь аенда инвалид лык алган затлар өчен пенсияләрне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе генә үзгәрмәячәк. Аларга октябрьдә Бердәм реестрдан мәгълүмат алып, түләүләрне автомат рәвештә рәсмиләштерүне дәвам итәчәкләр.

Пенсионерларга
5000 сум өстәмә акча өстәлә
Октябрь аенда пенсионерлар өчен өлкәннәр көне уңаеннан 5000 сумга кадәр акча түләячәкләр. Өстәмә төрле характерда булачак. Түләү региональ хакимиятләр тарафыннан җайга салыначак. Әйтик, Ненец автономияле округы пенсионерлары 5000 сумга өстәмә акча алачак. Чиләбе пенсионерлары – 700 сум. Ярославль һәм Рязань өлкәләрендә өстәмә 500 сум булачак.
Без түләүләр буенча яңалыкларны күзәтеп барабыз һәм аны газета битләрендә бастырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев