Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләр яңача индексацияләнә башлый

2019 елның 1 апреленнән гамәлгә кергән 49-ФЗ федераль закон нигезендә пенсия­гә социаль өстәмә түләү күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. 

Пенсияләрне һәм ай саен бирелә торган түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумына бәйле рәвештә алып барылачак. Ягъни, уздырылган индексация нәтиҗәсендә өстәмә түләү  пенсия­ләрнең һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүләрнең  агымдагы күләменә түгел, ә  төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителгән социаль өстәмә исәбеннән чыгып, пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк. 
Элек түләүләрне индек­сация­­ләү пенсионерның яшәү минимумын исәпләмичә генә алып барылган, шуңа күрә һәр яңа индексация  пенсия күләмен арттырган һәм пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләмен  яшәү минимумына кадәр киметкән булган. Яңа тәртип  буенча пенсионер ала торган түләүләр индексациядән соң  кимемәскә мөмкин.
– Хәзер закон пенсионер табышының гомуми күләмен башта яшәү минимумына кадәр җиткерергә, ә аннан соң пенсиягә индексация  уздырырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, индексация нәтиҗәсендә өстәмә түләү  Татарс­танда пенсионерның яшәү минимумыннан артыграк түләнәчәк, һәр елны аңа гомуми түләү суммасы  агымдагы елда пенсияләрне һәм ЕДВларны индексацияләү нәтиҗәсендә өстәп түләү яшәү минимумыннан югарырак булачак, – дип билгели ТР буенча ПФР бүлеге  идарәчесе Эдуард Вафин.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X