Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләр вакытыннан алда түләнәчәк

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

«Татарстан Почтасы» ФПС аша пенсия алучы гражданнарга, пенсия, билгеләнгән графикка караганда алданрак бирелү сәбәпле, яшәү адресы буенча өйдә булулары сорала.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондында кабул итүләр чикләнү сәбәпле, күпчелек хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына, сайт аша яки дәүләт хезмәтләре порталында алырга була. Оператив мәгълүматны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге контакт-үзәгенең
8 (843) 2-79-27-27 телефоны аша шалтыратып алырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев