Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиягә чыгу тәртипләре

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 7,05 процентка артты.

2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре   7,05 процентка индексацияләнеп, ул 2018 елда фаразланган күрсәткечләрдән югары булды. Индексациядән соң фиксацияләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум булып, пенсия баллы бәясе 87,24 сумга артты.
Шул ук вакытта өстәмә түләү пенсия күләменә карап арта. Хезмәт стажы дәвамында пенсия хокукы (стаж, пенсия коэффициентлары саны) никадәр югарырак, страховой пенсия күләме шуның кадәр зуррак һәм шуңа ярашлы рәвештә индексациядән соң өстәлгән сумма да.
Мисал өчен, әгәр эшләмәүче пенсионерның инвалидлык буенча страховой  пенсиясе   2018 ел ахырына 9137 сум тәшкил итсә, 1 гыйнвардагы индексациядән соң пенсия 644 сумга артып, 9781 сум булды. Әгәр эшләмәүче пенсионерның картлык буенча страховой пенсиясе  15437 сум булса, индексациядән соң ул 1088 сумга артты һәм 16525 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X