Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия яңадан исәпләнә

Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2019 елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларның страховой пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Ул автомат режимда башкарыла.

Ведомствода аңлатуларынча, исәпләүләр – хезмәт итүләрен дәвам иткән һәм җитәкчеләре 2018 елда алар өчен түләгән страховой взнослар  шәхси счетларында исәпләнгән,  картлык һәм инвалидлык буенча  пенсионерларга гына кагыла.
Пенсиягә өстәмәләрнең күләме  шәхси исәп­ләнә. Ул  пенсионерның 2018 елда алган хезмәт хакына бәйле, чөнки сумма аның өчен эш бирүче түләгән страховой взнослар күләменә карый. Ул, шулай ук, исәпләнгән пенсия балларына (коэффициентларга) да бәйле.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда 1 пенсия баллы,  2018 елның 3 октябрендәге 350нче федераль законның 10нчы маддәсендәге 7нче өлешкә ярашлы рәвештә, 87 сум 24 тиен тәшкил итә.
Мәсәлән: 2017 елның  1 апреленнән 31 декабрьгә кадәр пенсия алган гражданнар  өчен өстәмә 235 сум 74 тиен булачак. Әгәр кеше  пенсиягә 2018 елда чыкса, өстәмә – 244 сум 47 тиен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X