Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фондының 2021 елга бурычлары

Узган елда Республикада яшәүче 1 млн. 136 мең кешегә барлык төр пенсияләр тулы күләмдә һәм Закон билгеләгән вакыт аралыгында түләнде.

Республикада 2021 елда социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы кабат исәпләнде, хәзер ул 8423 сум тәшкил итә.
1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләр билгеләү шартлары үзгәрүен искәртеп үтәргә кирәк. Быел 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яше тулган ир-атлар пенсиягә чыга. Пенсиягә чыгу өчен 12 ел минималь стаж һәм кимендә 21 пенсия коэффициенты кирәк булачак.
Иминият пенсияләре 6,3% индек сацияләнде. Пенсияләр һәркем өчен индивидуаль рәвештә артты, ул пенсионерның нинди күләмдә пенсия алуына бәйле. Пенсияләр уртача 1 мең сумга артты. Дәүләт тәэминатындагы, шул исәп тән социаль пенсияләр ап рельдә якынча 2,6% индек сацияләнәчәк.

Ана капиталы
Узган елда бала тәр бия ләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чикләре шактый киңәйде. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы арттырылды. Программа 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, хәзер беренче бала туган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.
Президент карары буен ча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быелга ул 17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итә. Икенче бала өчен капитал 23 мең сумга якын арттырылды һәм гаилә беренче бала өчен капитал алмаган очракта 639 мең сумга җитте.
Ана капиталы бирүне сорап язган гаризаларны карау вакыты да кыскартылды. Сертификат бирүгә язылган гаризалар – 5, ә аннан файдалануны сорап язылганнары – 10 эш көн эчендә каралырга тиеш.

Гражданнарга хезмәт күрсәтү
Чикләүләр шартларында Пенсия фонды халык белән эшләүнең яңа юлларын эзли. Хезмәтләрне проактив күрсәтүдән тыш, Пенсия фонды бүген клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгатьсез генә хезмәт күрсәтүне оештыру өстендә эшли. Гариза нигезендә күрсәтелүче хезмәтләрдән гражданин үзе өчен уңайлы булган юл белән – шәхси мөрәҗәгать яисә Пенсия фондының электрон сервисларыннан кулланып файдалана ала. Болардан тыш фонд этаплап эшне дистанцион юл белән башкаруны тормышка ашыра.

Россия Пенсия фонды органнарының төп бурычлары:

  • гражданнарны материаль яктан тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык бурычларны үтәү – индексация ясау һәм түләү «дело»ларын тематик тикшерү үткәрү – 2021 елның төп бурычы;
  • дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда гражданнарга уңайлы шартлар тудыру;
  • Федераль социаль өс тәмә түләүне гариза белән мөрәҗәгать иттермичә генә билгеләүгә күчү;
  • гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыр ту, Пенсия фонды дәүләт хез мәтләренә мөрәҗәгать итү не гадиләштерү өчен кирәкле ведомствоара хезмәт тәшлекне үстерү;
  • социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат сис темасын һәм инвалидларның Федераль реестрын тагын да камилләштерү;
  • шәхси исәп турында гы федераль законнар җыелмасын һәм аның үтәлеше өчен җаваплылыкны аңлату эшен дәвам итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев