Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фондыннан түләү алу хокукын югалту турында

Төрле сәбәпләр белән кеше Пенсия фондыннан түләүләр алу хокукын югалтырга мөмкин.

Мәсәлән, эш урыныннан колак кагу яисә хезмәткә яраксыз булып калу һәм башкалар. Шундый очраклар килеп чыкса, бу хакта вакытында хәбәр итәргә кирәк, дип аңлаталар Яшел Үзән Пенсия фондында.

ПФР түләүләренә хокук  еш кына эшкә урнашкач та туктатыла, чөнки  Фонд түләүләренең күбесе социаль характер йөртә һәм ул хезмәт эшчәнлегеннән табышы булмаган социаль эш белән шөгыльләнүчеләргә генә бирелә. Аны,  мәсәлән, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә  яшәү минимумына кадәр өстәп, яисә инвалид балаларны һәм өлкәннәрне караучыларга түлиләр. 
Бу түләүләрне билгеләү өчен кешенең пенсиягә страховой взнослар күчерелә торган эшчәнлек белән шөгыльләнмәве кирәк.  Эшкә урнашканда аның даими табышы барлыкка килә һәм аның өчен взнос түләнә башлый, шуңа ярашлы түләүләрне алуга хокук та туктатыла. Бу хезмәт килешүләренә генә түгел, ә  гражданлык-хокук, авторлык һәм лицензион  килешүләргә дә кагыла. Чөнки әлеге очраклар, шулай ук, мәҗбүри пенсия иминияте  кагыйдәләре кысасына кертелә. Шундый килешүләрнең бер ягы булган оешма яисә кеше,  килешүдә катнашкан икенче як өчен дә  пенсия взнослары кертергә тиеш.
Болардан тыш, түләүләргә хокук туктатылу эшкә урнашуга бәйле дә булмаска мөмкин. Мәсәлән,  хезмәткә яраксыз булу. Шулай ук,  туендыручысын югалту буенча страховой пенсия алучының  яше җитсә һәм укымаса,  аның түләү алуга  хокукы бетерелә. Шулай ук  ул укуын туктаткан яисә тәмамлаган студентка да кагыла. 
Андый очракларда закон буенча түләүләр алдагы айдан туктатыла.  Әгәр дә кеше боларны вакытында хәбәр итмәсә һәм акчаны алып барса, Пенсия фонды артык түләнгәннәрне кире соратып алырга мөмкин. Баш тарткан очракта, акча суд тәртибендә алына.
– Исегезгә төшерәм, дәүләт ярдәме алучылар түләүләр хокукын югалту турында, сәбәпләрен ачыклап, ПФРга вакытында хәбәр итәргә тиешләр. Аны Пенсия фонды сайты аша да эшләргә, яисә фондның үзенә килеп хәбәр итәргә була, – дип билгели ТР буенча ПФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.    
 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев