Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фонды хәбәр итүенчә, 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3 процентка индексацияләнә

Ай саен бирелә торган акчалата түләүләр белән бергә ЕДВ составына кергән бушлай дару алу, шифаханәдә дәвалану, шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортында дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.

Рецептлар поликлиникада бирелә, ә юлламаларны бүлү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә. Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадачылар», сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлары һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның (вафат булган) һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар федераль льготниклар булып тора.

Ташламаларның суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аннан файдаланучыларның күбесе (мәсәлән, инвалидлар) аны пенсия белән бергә ала. Димәк, пенсионер натураль рәвештә ташламаны, әйтик, бушлай даруларны сайлаган очракта, аның бәясе бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүдән исәпләп алына, ә акчалата түләүне сайлаганда – аның бәясе бер тапкыр бирелә торган акчага кертелә һәм пенсия белән бергә түләнә.

Ел саен социаль хезмәтләр алу формасын (акчалата чагылышында яки натураль рәвештә) үзгәртергә була. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия Фондына яки күп функцияле үзәккә тиешле гариза бирергә яки аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданинның шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк. Карар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Карары үзгәрмәгән кешеләргә гариза язарга кирәкми. Бер тапкыр бирелә торган акчага хокук беренче тапкыр (әйтик, инвалидлык билгеләгәндә) барлыкка килсә, социаль хезмәтләр җыелмасы башта натураль рәвештә бирелә.

Әгәр гражданинга ташламалы даруларга, транспортта йөрүгә яки санаторий-курорт дәвалануына хокуклы булуын раслаучы документ кирәк икән, ул аны Пенсия фонды сайтыннан ала ала. Белешмә алу өчен, шәхси кабинетка керергә һәм «социаль түләүләр» бүлегендә «НСУ алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә» сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булганда, шәхси кабинетта мөмкин булган документ формалаштырылачак. Белешмә электрон имза белән раслана һәм ул Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.

Федераль ташламалардан файдаланучыларның төрле категорияләре өчен 2020 елның
1 февраленнән билгеләнгән айлык акчалата түләүләр күләме Пенсия фонды сайтында басылып чыккан.

2020 елның
1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итә.
Алардан:
889,66 сум – даруларга,
137,63 сум – санатор-курорт дәвалануына,
127,77 сум – шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортта йөрүгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев