Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фонды 85 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны «санап чыгачак»

Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча бүлеге үлгән пенсионерлар өчен туганнары пенсия алып яткан очракларны ачыклады.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Пенсия фонды боларны булдырмас өчен 85 яшьтән өлкәнрәк пенсия алучыларның барысын да кабат тикшерәчәк, дип хәбәр итте бүлекчәнең матбугат хезмәте. 
«Фонд хезмәткәрләре гражданнарның күрсәтелгән категориясенә кергән кешеләрнең өйләренә шәхсән үзләре барачак, өлкәннәргә шәхесләрен раслау өчен пенсия фондының клиент хезмәтенә килеп йөрисе түгел. Хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаган очракта, адресатның почта тартмасында шәхесне раслау кирәклеге турында белешмә һәм белдерү калдырачак», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина 
Фонд белгечләре искә төшергәнчә, пенсионер агымдагы ай өчен акча алганчыга кадәр үлгән очракта гына туганнары якын кешесенең пенсиясен алырга мөмкин.
Декабрьдә Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсионерларның күрсәтелгән категориясе яшәгән йортларны шәхсән үзләре йөреп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев