Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерларның транспорт түләүләрен киметәчәкләр

Министрлар Кабинеты 2018 елның 1 гыйнварыннан югары керемле пенсионерларның транспортта йөрү өчен бирелә торган акчаларын ике тапкыр киметәчәк.

ТР примьер министры Алексей Песошин кул куйган документта күрсәтелгәнгә караганда, айлык кереме 25 мең сумнан арткан пенсионерларның компенсацияләре 180 сумнан 90 сумга кадәр киметеләчәк. Агымдагы елның гыйнварыннан җәмәгать транспортында льготалы йөрү 448 сум, ә киләсе ел башыннан ул 466 сум булачак. 

Керемнәре 20-25 мең сум булган пенсионерларның компенсацияләре 180 сум дәрәҗәсендә калачак. Айлык керемнәре 20 мең сумнан да ким булган картларның компен сацияләре киресенчә, транспортта льготалы йөрү бәясе арту сәбәпле, артачак.

фото zelaomos.news сайтыннан  алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: