Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Педиатр Илдус Лотфуллин: Казанда энтеровирус сезоны башланды

Казанда энтеровирус (ЭВИ) сезоны башланды.

Авыруның тән температурасы югары күтәрелә һәм тәндә күп санда тимгелләр чыга. ЭВИ булганда тагын авызда авырта торган куыклар, шулай ук аяк табаннарында һәм учларда да тимгелләр чыгарга мөмкин, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдәге битендә Казанның танылган педиатры Илдус Лотфуллин.

Лотфуллин искә төшергәнчә, энтеровирус сезоны ел саен июльдән сентябрьгә кадәр бара. «Авызда һәм аяк-кулларда везикуллардан (куыклардан) тыш, тимгелләр гемаррогик яки уртикар булырга мөмкин. Әмма бу сирәк күренеш», - дип яза табиб.

Аның сүзләренә караганда, авыру ешрак җиңел уза һәм бары тик симптоматик дәвалануны гына таләп итә. Авыздагы авыртуны басу өчен педиатр туңдырма яки башка салкын ризык ашарга тәкъдим итә. Педиатр инфекция белән берничә тапкыр авырырга мөмкин, дип билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев