Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Патяшина: Үзизоляцияне бозу Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручыларның кискен үсешенә китерәчәк

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә калырга чакырды.

Татарстанлыларга үз-үзләрен изоляцияләү режимын төгәл үтәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә кирәк. Бу хакта ТНВ интервьюсында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"2-3 атна дәвамында өйдә булу җиңел түгел, әмма бүгенге көндә барыбызга да, мөмкин кадәр үзизоляция режимында озаграк булырга тиешлекне аңлау, бик мөһим. Кешеләрнең, өйдән тыныч кына чыгып булуын аңлавы - ул ТРда яңа коронавирус инфекциясе үсешенә китерәчәк, - дип билгеләде идарә җитәкчесе.

Патяшина, шулай ук, татарстанлыларны кирәк булмаганда кибеткә чыкмаска, кунакка бармаска, дусларын һәм туганнарын чакырмаска, шулай ук, 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәләрне чикләргә чакырды.

"Яшь буында бу инфекция симптомсыз яки җиңел симптомнар белән уза, тик шуны аңларга кирәк, бер симптомсыз авыру бер кешене зарарлый ала. Әз генә клиник билгеләре булган кеше, уртача тагын өч кешегә инфекция йоктыра ", - дип билгеләде спикер.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе, шулай ук, ассызыклаганча, бүгенге көнгә Татарстанда кертелгән чикләү чаралары коронавирусны булдырмау өчен бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев