Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Патриотизм иҗат аша да тәрбияләнә

«Бердәм Россия» өлкә партиясе һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең  проекты кысаларында оештырыла торган «Балалар илебезне ясый»(«Дети рисуют страну») конкурсы телевизион форматта инде 13нче тапкыр узды.

Быел бәйгенең финалына республикабызның 45 районыннан яшь рәсем ясарга яратучыларның 400дән артык  хезмәте сайлап алынды.
Проектның максаты – кече мәктәп яшендәге балаларны социальләшүгә яраклаштыру, рәсем ясау сәнгатендә үзләренең тәҗрибәләрен булдыру, илебезнең дәүләт символикасы турында күзаллауларын киңәйтү һәм белемнәрен арттыру, иҗади һәм ватанпәрвәрлек фикерләүләрен активлаштыру, патриотизмны пропагандалау.
Сайлап алу турына «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләреннән район бәйгесе этапларында җиңгән балаларның эшләре юлланган иде, ә конкурсның җиңүчеләре Россия көне – 12 июньдә бүләкләнде. Аларга кыйммәтле призларны әлеге чараны оештыручылар – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, «Бердәм Россия» партиясенең өлкә бүлекчәсе, «Ривьера» күңел ачу комплексы, ТР буенча ЮХИДИ һәм ТР «Юлда йөрү иминлеге» идарәләре тапшырды.
— Бүген безнең алда катлаулы, әмма күңелле мәсьәлә – иң яхшыларны сайлап алу бурычы торды. Без осталыкны гына түгел, идея, актуальлек, хезмәтләрнең оригинальлеген дә бәяләдек. Быел конкурска хәтта республика буенча күпме эш кабул ителгәнен дә санавы авыр, Татарстанның барлык районнарыннан да катнаштылар, – ди «Дети рисуют страну» республика партиясе координаторы Дмитрий Фторов, – Номинацияләр дә илебез һәм республикабыз өчен актуаль темалар иде: «РФдә театр елы», «ТРда эшче һөнәрләр елы», «Без – имин юллар яклы» һәм быел Казан телевидение студиясенең («Татарстан» телерадиокомпаниясе) 60 еллык юбилеена багышланган «Шәхесләрдә һәм фактларда тарих» номинациясен дә игълан иттек. 
Конкурс нәтиҗәләре буенча, һәр номинациядә 1,2,3 урыннар билгеләнде һәм жюри әгъзаларының өстәмә призлы урыннар билгеләү хокукы да бар иде.  Яшел Үзәннән финалда мәктәпкәчә яшьтәге 8 баланың хезмәте катнашты, һәм һәрберсе бүләккә лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X