Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПАТПның күркәм традицияләре

Соңгы арада Яшел Үзән пассажирлар автотранспорт предприятиесе үз хезмәткәрләре арасында күңелле чараларны еш оештыра башлады. Алар кәеф күтәрү өчен генә түгел, ә үзенә күрә бер имтихан тоту рәвешендә булуы белән әһәмиятле.

Әле, хәтерләсәгез, күптән түгел генә мәктәп автобусларын йөртүчеләр арасында бәйге оештырылган иде, ә бу юлы пассажир авто­бусларын «йөгәнләүчеләр» һәм кондукторлар һөнәри осталыклары буенча  үзара көч сынаш­ты. Хәтта әлеге оешма хезмәткәрләренең балалары да читтә калмады. Алар җәяүлеләр белергә тиешле юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга бик актив рәвештә һәм дөрес итеп җавап бирде. Конкурсның икенче өлешендә балалар велосипедларда юлда дөрес хәрәкәтләнү осталыкларын күрсәтергә тиешләр иде, әмма һава торышы бозылу сәбәпле, бәйгенең әлеге кызыклы өлеше булмый калды.
Уен – уен белән, ә автобус йөртүчеләргә чын мәгънәсендә имтихан тотарга туры килде. Алар, маршруттагы автобуска утыручы пассажирлар иминлеге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алып, беренче генә ел эшләми. Шулай булуга карамастан, практика бер, ә теория буенча бирелгән 18 сорауга 15 минут эчендә дөрес җавап бирү – бөтенләй икенче мәсьәлә. Әлеге конкурсның беренче биремен эшләүнең иң кыска вакыт күрсәткече – өч минут һәм иң яхшы җавап – 18 сорауга бер хата белән. 

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№74).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X