Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парк баганаларына кызыккан

Күпчелегебез яшәгән урыннарыбызны төзекләндерәбез, яратабыз, яшелләндерәбез дип йөргән арада, аңа зыян салучы шәһәрдәшләребез дә очрап тора. Ни хикмәт, матурлык белән хозурланасы урында, үз рәхәтлегең турында кайгырту андыйлар өчен өстенлеклерәк шул.

Июнь аенда була бу хәл. Көпә-көндез  39 яшьлек яшел үзәнле ял паркының асфальт юлыннан 19 металл багана урлый. Исәпләп карагач,  зыян суммасы 35 594,03 сум килеп чыга.  Ул үзен таба алмаслар  дип уйлагандыр бәлки. Ялгышкан. Бик ялгышкан. Хокук саклау органнары бездә бик яхшы эшли, озын куллылар шуны да белеп торсыннар иде.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, эше судка кадәр барып җитүчегә үз гаебен танырга гына калган. Зыян суммасын ул  өлешчә каплаган. Бу көнгә 31227 сум түләнгән.  Суд каракны 180 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрү турында хөкем карары чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев