Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пар беләзек

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга, инде күпләрегез таныш булган Гөлнур Айзат иҗатын кабат тәкъдим итәбез. Бер сулышта укылучы әсәрләр авторы белән якыннанрак танышыгыз.

1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә эшкә кайта. 1982-2016 елларда Буа районының Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский, Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли.
Гөлнур Айзат–  бик күп җыентыклар,  500дән артык җырлар авторы, шагыйрә берүк вакытта проза өлкәсендә дә каләмен чарлый. Гөлнур Айзатның әсәрләре «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә», «Идел», «Казан утлары», һ.б. матбугат басмаларында басыла. Г.Айзат фәнни мәкаләләр, очерклар язу белән дә шөгыльләнә.

«ПАР беләзек»

Мәҗлес булмый калды. «Әнкәем, Ирхан безне ташлап китте..китте»,  – дип, килене Алсуның телефоннан чылтыратуы хатынны өнсез итте.
Зөлхиҗҗә  иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп  коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе  кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык. Оча сөяк­ләре шәлперәеп калган юка тирене тишеп чыкты. Көнгә әллә ничә тапкыр астын, урын-җирне алыштырырга туры килсә дә, Зөлхиҗҗә әнисенә карата ялгыш та авыр сүз ычкындырмады. Карчыкның башына ап-ак яулыгын бәйләтеп, өс-башын әллә ничә мәртәбә алыштырыр иде. Кайвакытта мәктәптән бушаган чакларында әнисе янында озак­лап утыра, коры сөяккә калган кытыршы кулларны сыйпап, ак йомшак сөлгене җылымса суда чылатып битләрен, тәннәрен сөртеп ала, туганнары кайт­канда, юрганга төреп мунчага алып кереп юындырып чыгалар, апаларының сабырлыгына, түземлегенә хәйран калып, сеңелләре, энеләре баш кына чайкыйлар. Зөлхиҗҗә килене әйткән сүзләрне аңламыйча:
– Ирхан кая китте,кызым? Эше буенчамы? Озаккамы? Иртәгә ашка да килә алмыймы?– дигәненә каршы, килен елап:
– Кайтмаска! – дигәнен ишетеп, йөрәген тотып диванга утырды.
– Бик әйбәт тора идегез ләбаса! Ирханның андый-мондый гадәте дә юк иде ич! Кемнәрнең генә күзләре тиде икән сез бәгырькәйләремә? Әтиеңә дә, миңа да берни сиздермәде ич?
Нишләп аерылышырга булдыгыз соң? Бу аңлашылмаучылык кынадыр, балам?! Ирхан алай эшли алмас! Ул бит сез дип үлеп тора иде! Хәзер чылтыратам әле үзенә, аннары синең белән сөйләшербез. Үзем генә күндерә алмасам, әтиегезне дә эшкә җигәрмен. Син борчылма, кызым, борчылма артыгын!
– Әнкәй җаным, Ирхан безне мәңгелеккә ташлап китте...Әле генә, мин хастаханәдә, аның янында. Әле тәне суынырга да өлгермәгән... Киләсезме, әткәйне ал да килегез, җылы кулларын тотып калырсыз...
Зөлхиҗҗә үзен кулга алып, йорт эченә чыкты. Ире төнлә яуган йомшак ак карны бакчага чыгарып ята.
– Әтисе!– диде хатын, калтыранган тавышын сиздермәскә тырышып. Кырык биш ел бергә бер тын булып яшәгән ир сизмиме соң хатынының эче януын?!
– Ни булды әнисе? Чыраең да агарып киткән төсле: кан басымыңмы, йөрәкме?
– Аннан да авыррагы, Бәйрәмгали! Улыбыз! – дип, Зөлхиҗҗә веранда ишегенең яңагына терәлде.
– Ирханга ни булган?Кичә генә сөйләштек бит көндез...

Гөлнур Айзат әсәрләренең дәвамы газетада бастырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X