Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өйне бизибезме?

​​​​​​​Бизәү – кием сайлаган кебек үк: шул ук төсләр һәм төсмерләр.

Өстәлгә сары эскәтер җәегез, чыршыда сары, коңгырт, алтын шарлар булырга тиеш. Традицион кызыл һәм купшы яшел кебек классика хакында да онытмагыз. Интерьерга тема буенча үзенчәлек кертәсегез килсә, “хрюшка” төшерелгән декоратив мендәрчекләр сатып алыгыз. Чыршы ботаклары, ылыстан такыя, агач сыннар һәм салфетка савытлары кебек табигый бизәү әйберләре дә бик урынлы булачак. Дуңгыз имән чикләвеген бик яратып ашаганга, аның белән имән ботаклары сезнең гаилә өчен байлык һәм уңыш символы булып торачак. Әгәр дә сезнең дуңгыз копилкасы бар икән, аны күренеп торган урынга куегыз. Кунаклар өчен сынамыш уйлап чыгара аласыз. Мәсәлән, уңыш килсен өчен аның борынын ышкырга. Һәм гирлянда белән мишуралар турында да онытмагыз.

Яңа ел бәхет алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев