Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өйдә бу чәчәкләр үсәргә тиеш түгел

Бер төркем галимнәр тикшеренүләр үткәргән. Аның нәтиҗәсендә, өйдә үсүче кайбер гөлләрнең сәламәтлек өчен зарарлы һәм куркыныч икәнлеге ачыкланган. Кайберләре хәтта агулы да икән.

1. Цикламен 
Аның иң агулы өлешләре- орлыклар һәм үсемлек тамырлары, аңардан бүленеп чыккан сок тирене пешерергә һөм ялкынсындырырга мөмкин. 
2. Белладонна амариллисы 
Бү төр гөлнең суганчалары агулы, аларда алкалоид ликорин дигән матдә бар. Ликорин укшытырга һәм косу китереп чыгарырга сәләтле. 
3. Диффенбахия 
Үсемлек йорттагы һаваның химик составын яхшырта, әмма аны йокы яисә балалар бүлмәсенә куярга ашыкмагыз. Үсемлек согы нык агулы, бигрәк тә аның зарар китерергә сәләтле үзенчәлеге сабакта җыелган. Ул ашкайнату системасын һәм сулыш алуны боза, Шулай ук тән тиресенә эләккәндә пешүләр китереп чыгарырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев