Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оятыгыз бармы...

Узган чәршәмбедә шәһәр һәм район предприятиеләре җитәкчеләре белән ТКХ бурычлары буенча киңәшмә булды. Июнь аенда күрсәтелгән хезмәтләр буенча түләү 105,5%, ягъни бурычлар 7,5 млн сумга кимегән.

Узган җомгада газетада чыккан язманы искә төшерсәк, моны диңгездәге бер тамчы дияргә була. Халыкның  торак компанияләргә бурычы 436 млн сум. Шулай да моны  динамика  дип атарга мөмкин һәм бу безне шатландыра.
– Системалы эш өчен Мәгариф идарәсенә аеруча рәхмәтләр белдерәсе килә, әлеге ведомстводагы  хезмәткәрләрнең  бурычы 7 процентка кимеде, – ди ЯҮМР ТКХ департаменты җитәкчесе урынбасары  Илья Благовещенский.
Торакта яшәүчеләр белән даими эшләве аркасында «Осиново» идарә компаниясе дә  лидерлар рәтендә:  аларның түләве 85%, бу исә район күрсәткеченнән шактый югары, ә районда уртача – 73%. Әлбәттә, 156% җыйган УК «жилсервис»ны да атап булыр иде, әмма берничә ел дәвамында суд капкаларын таптап йөргән, кая түләргә белмәгән халыкның бурычларын капларга әле күпме вакыт кирәк булыр...

Аңлау өчен: күп миллионлы бурыч  күп балалы алкоголиклар, эшләргә теләмәүчеләр  аркасында гына түгел, ә квитанцияне вакытында түләмәүче халык аркасында да җыела. Бәлки алар ял итәргә берәр җиргә киткәннәрдер дә, киләсе айныкы белән түләргә җыена торганнардыр. Мондый гражданнарның бурычы 24 млн сумга җитә,  ә бурычы 30 мең сумга кадәр җыелганнар белән ул сан 64 млн сум тәшкил итә. «Мин бит түлим,  исең киткән – бер ай тоткарлаганмын икән. Суны туктатсалар, бу минем гаеп түгел!» дип, кул селтәргә ярамый, әфәнделәр, агымдагы айда бер  тиенне түләми калдырасыз икән,  ул район буенча  тау кадәрле бурыч  барлыкка китерә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев