Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

өй шартларында ясалган кетчуп

Сез кетчупны әле дә сатып аласызмы?

Ингредиентлар:
Өлгергән помидор — 1 кг
Кызыл суган — 1 данә
Сарымсак — 2-3 өлеш
Чили борычы — 1 данә
Базилик-1 бәйләм
Тәмләткечләр катнашмасы: кориандр, канәфер, имбирь — 1 аш кашыгы
Шәраб серкәсе — 2-3 аш кашыгы
Шикәр — 1-2 аш кашыгы
Тоз-1 аш кашыгы

Хәзерләү барышы:
1. Суганны, сарымсак һәм чилины вак итеп кисегез, һәм аларны үсемлек маенда тирән табада кыздырыгыз. Боларга тәмләткечләр һәм вак итеп туралган базилик сабаклары өстибез. Яфракларын янга куеп торабыз, алар безгә соңрак кирәк булачак.
2. Берничә минуттан соң зур кисәкләргә туралган помидорларны кәстрүлгә салып тозлыйбыз, кайнап чыккан мәлгә кадәр уртача утта калдырабыз. Помидорлар формасын югалтканчы, сүрән утка күчереп кайнатабыз.
3. Блендер ярдәмендә катнашманы тураклатабыз.
4. Кәстрүлгә тишекле иләк куеп, массаны шуның аша үткәрәбез. Катнашмадан калган куе калдыкны шунда ук икмәккә ягып ашарга була.
5. Иләк аша үткәреп барлыкка килгән сокка серкә һәм шикәр кушып, бутый-бутый сүрән утта куеганчы кайнатабыз. Кирәк дип тапкан очракта тоз һәм шикәр комы өстәсәгез була. Әзер кетчупны стерильләштерелгән банкаларга салып, суыткычта саклагыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев