Осиново бистәсендә балалар катнашында юл һәлакәте
Яшәеш

Осиново бистәсендә балалар катнашында юл һәлакәте

4 июльдә Осиново бистәсендә “Митсубиси Паджеро” автомашинасын йөртүче, Майская урамындагы 4нче йорт каршында 5 яшьлек кызны бәрдерә.

Ул самокатта тротуардан түгел, ә машина юлыннан бара торган була.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән зыян күрүчене Казан балалар клиника хастаханәсенә алып китәләр.


Нет комментариев