Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Организмны язга әзерлик

Кыш ахыры – яз башы – организмны яңарту өчен иң кулай вакыт. Нәкъ менә күчеш вакытында моны башкару җайлы, чөнки чистарыну һәм яңару бу чорда йокыдан уянып килүче табигать белән аваздаш.

Кышкы рацион һәм яшәү рәвеше, туплану һәм сүлпәнлеккә ярдәм итә. Без еш һәм күп ашыйбыз, йоклыйбыз, аз хәрәкәтләнәбез. Озын кыштан соң организмда күп лайла, токсиннар, артык май һәм су туплана. Болар, нәтиҗәдә, гел йокы килүгә, ялкаулык ка, кайвакытта апатиягә, ашкайнату начарлануга, мускулларда сүлпәнлеккә, шешенүгә һ.б китерә. 


Кыштан язга күчүнең вируслар таралу, микроб лар һәм гөмбәчекләрнең актив үсеше өчен уңай вакыт булуын да онытмаска кирәк. Бронхлар, тамак, буыннар, ашказаны асты бизе, борын куышлыклары, тире – бу чорда бик хәлсез. Шуңа, хроник, инфекцияле авыруларның кискенләшүе, ашкайнатуда проблемалар, буыннар ялкынсынуы булырга мөмкин. организмны яңарту мәсьәләсе үзеннән-үзе килеп баса. Кыш ахыры – яз башында ничек тукланырга соң?

  • Ярмалар әзрәк кулланыгыз, бигрәк тә сөтле һәм баллы боткалардан баш тартыгыз. Иң яхшысы – карабодай.
  • Камыр ризыкларын киметегез. Ипи, макарон, коймак, торт, бәлеш , печеньедан бөтенләй баш тартыгыз. Әгәр дә бу сезнең өчен бик авыр икән, аларны куллануны минимумга калдырыгыз.
  • Ак шикәрле татлы ризыкларны бик аз ашагыз. Аларны кипкән җиләкләр, чикләвекләрдән ясалган табигый тәмнүшкәләргә алыштырыгыз. Бал. Иң яхшысы кара, бераз әчерәк тәмлесе.
  • Аксымлы авыр ризык ларны (ит) киметегез. Аларны кузаклыларга алмаштырыгыз. Бигрәк тә маш (мунг) һәм ясмыкка (чечевица) игътибар итегез. 
  • Сөт продуктларын аз кулланыгыз. Бигрәк тә кефирны. Эремчек, сыр, йогыртларны көннең беренче яртысында һәм азлап ашагыз. 
  • Крахмаллы яшел чәләр: кабак, бәрәңгене киметегез. Кәбестә, кишер, чөгендер, сельдерей, шалкан һ.б. салатлар ашагыз. 
  • Тозланган, маринадланган продуктларны өстәлегезгә сирәк куегыз.
  • Сыеклык куллануны җайлагыз. Имбир, куркума, тәмләткечләр салынган, пуэр, кызыл (кара) чәй эчегез. 

Языгыз җиңел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев