Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Организмга ни җитми?

Шоколад ашыйсым килә! Сезгә магний җитешми. Аны иң яхшысын, киптерелмәгән көнбагыш орлыгында, чикләвекләрдә, бананда һәм карабодайда табарсыз.

 Ипи бирегез һәм күбрәк булсын! Әгәр дә гел камыр ризык­ларына тарта икән, үзегездәге азот запасы турында уйланырга вакыт. Аны протеинга бай ризыкларда: ит, балык, кузаклыларда, чикләвекләрдә эзләгез.

 Майсыз ризыктан башка яши алмыйм! Кальций җитешми дип уйларга нигез бар. Аңа брокколи кәбестәсе, сыр, кунжут, кузаклылар, сөт һәм әче сөт ризыклары бай.

 Сельдь балыгы китерегез! Сездә хлоридлар белән бәйле проблема. Аны кәҗә сөте, балык, диңгез тозы кулланып чишәргә мөмкин.

 Лимон бирегез! Күрәсең, организмда С витамины һәм калий тозларына кытлык. Салкын тиеп иммунитетыгыз төшүен дә исәптән төшерергә ярамый.

 Бераз көйдереп пешерелгән пәрәмәч ашарга иде! Ә җиләк-җимеш ашарга туры киләчәк! Чөнки сезгә җитешмәгән углерод нәкъ менә аларда бик күп.

 Бернәрсәдән дә баш тартмыйм, барысын да ашыйсым килә! Сезнең организмга кремний (чикләвек, көнбагышта күп), триптофан (сырда, бавырда, бәрән итендә, йөзем җимешендә, татлы бәрәңгедә, шпинатта бар), тирозин (куе сары, яшел, кызыл җимешләрдә һәм С витаминына бай яшелчәләрдә) җитешми. Критик көн алдыннан күп ашыйсы килү –  цинк дефицитына ишарә (кызыл иттә, диңгез продуктларында, яфрак яшелчәләрендә (төрле салатлар), тамыразык­ларда бар).

 Бернәрсәгә дә исем китми! Бу В1 (чикләвекләрдә, кузак­лыларда, бавырда һ.б.субпродуктларда), В2 витаминнары (тунец, палтус балыкларында, сыер, тавык, күркә, чучка итендә, орлыкларда, кузаклыларда) һәм марганец (әстерхан, миндаль, пекан чикләвеге, зәңгәр җиләк)  җитешсезлеге билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИТАМИНЫ полезные советы кальций

2
X