Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Онытырлык түгел

Кичә, 6 февральдә, хезмәттәшебез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Александр Филипповның безнең арабыздан китүенә нәкъ бер ел булды.

Без аны бик еш искә алабыз, чөнки  газетабызны  ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе булды, соңыннан үзенең кызыклы язмалары белән укучыларыбызның  күңелен яулады. Безгә, редакция хезмәткәрләренә дә, аның белән  эшләү бик нык ярдәм итте, чөнки  тәҗрибәле журналистның алтын бәясенә торырлык киңәшләре безнең хезмәтебездә нигез булды. Хәзер исә Александр Сергеевичның  милләткә багышланган  эшен хатыны Клара Мәрдән кызы  дәвам итә.  Бүген  газета укучыларыбызга Александр Сергеевичның  Клара ханымга атап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Әсир иттең
Кара урманга кердем –
Ерып чыктым.
Тирән диңгезләргә  чумдым –
Йөзеп чыктым.
    Сазлыкка баттым билдән –
    Калкып чыктым.
    Тормыш ачылыгын татып,
    Алга чаптым.
Учта тоттым атом төшен –
Бәргәләндем.
Сират күперенә кердем –
Үрсәләндем.
    Ераккарак багармын дип,
    Үргә мендем.
    Үр артыннан үр күп икән –
    Үрмәләдем.
Күктә йөздем Җиргә карап –
Сине күрдем.
Яннарыңа очып  килдем –
Әсир иттең.

Александр Филиппов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X