Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олысын да, кечесен дә сәхнә берләштерә

Яз табигатьне генә түгел, ә кеше күңелен дә уятырга сәләтле ел фасылы ул. Яшисе, яшәрәсе, җыр­лыйсы, рәхәтләнеп күңел ачасы килә. Юкка гына күп кенә фестиваль-бәйгеләр дә язын үтми торгандыр, мөгаен.

«Язгы моңнар» фестивале быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Соңгы дүрт елында гала-концерты шәһәрдә, зур залда, күп тамашачыны сыйдырырлык бинада уза. Әйшә үзәкләштерелгән клублар системасына кергән мәдәният йортлары үзешчәннәре, әүвәл авыл клубларында үз сәләтләре белән тамашачыларны шатландырса, жюри күзлегеннән сайланып алынган иң-иңнәре Яшел Үзән музыка театрының затлы, иркен залына җыелды. Авылдашларына теләктәшлек белдереп, алкышлап, яше дә, олысы да бу көнне үзләренеке өчен җан атып утырды. Шыгрым тулы залда алма төшәр дә урын юк иде. 
2019 – Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Быел фестивальнең дә нигезенә нәкъ менә шул тема салынган. Аннан «Язгы моңнар»ның үзенчәлекле ягы да шунда, биредә яшь чикләве юк: кечесе дә, олысы да сәхнәдә. Хәзер бөтерчек кебек балалар йөгереп чыга, әле яшьләр кыз­дыра, ә инде өлкән буынның сәхнә тутырып чыгыш ясавы бары соклану хисләре уята.  
Осиновоның «Алтын» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә үк башкалардан аерылып торган чыгыш­лары белән күзгә ташланган иде. Бер төркем егетләрне җыеп, аларны сәхнәне дер селкетеп биергә өйрәтү зур осталык таләп итә. Җитәкчеләре Шамил Сынновка афәриннән башка сүз юк. Чөнки малайларны сәхнәгә тарту бик авыр бүгенге көндә! «Алтын» егетләренә карата булган соклануын район башлыгы Александр Тыгин да яшермәде:
–Гала-концертка 40лап иҗади номер сайланып алынган икән, иң көчлеләре җиңәргә тиеш. Авыл клубларында хезмәт куючыларның эше җиңел түгел. Рәхмәт сезгә! – дип, күп кенә клуб мөдирләренә, хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№30).

 Илсөя Завилейская фотолары - 1нче өлеш http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/yazgy-monar-yashel-znd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Олысын да, кечесен дә сәхнә берләштерә

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев