Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы йөрәкле кешеләрне эзлибез

Кайбер мәгълүматлар буенча, 2019 елда Осиново китапханәсенә 105 ел тула.

Юбилей алдыннан үткән юлга карап, нәтиҗә ясап, безнең белән булганнарга рәхмәт әйтүе үзенә күрә бер рәхәт. Соңгы елларда китапханәбез «Майский» агрокомбинаты ярдәме белән зур үзгәрешләр кичерде. Хәйриячеләр капиталь ремонт ясады, китапханә фонды 260 данә китапка баеды. Мәктәп программасы буенча сыйныфтан тыш уку өчен һәм заманча авторларның да яңа китаплары кайтты. Әлбәттә, киң күңелле, ярдәмчел Илшат Ганиевка рәхмәтебез чиксез. 
Хакимиятебез исә яңа җиһазлар һәм техника белән тәэмин итте. Боларның барысы да бинабызга ямь өстәде һәм халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. 
Китапханәбез төрле акция һәм конкурсларда актив катнаша. «Яңа ел фотозонасы» акциясендә сертификат отып, китап­лар сатып алдык. Шулай ук бистәбездә үткәрелүче чараларда да үз өлешебезне кертәбез. Г.Тукай иҗаты буенча квест узды, волонтерларыбыз сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган буклетлар таратты, китапханәдә укучылар белән төрле тематикага очрашулар үтә һәм башкалар.
Хәйриячелек дигән төшенчә олы йөрәкле, игелекле гамәлләр кылырга омтылучы, зур хәрефләр белән язылучы кешеләргә генә хас. Безнең арабызда андыйларның аз булмавына өметләнеп, «Китапханәгә китап бүләк ит акциясен игълан итәбез. Бер китап булсын, тик заманча, башкаларның күңелен баета, шатландыра һәм яратып укый торган булсын иде ул. һәм укучыларның рәхмәте үзегезгә кире әйләнеп кайтыр дигән өметтә калабыз.

Галия Галимуллина.
39нчы китапханә мөдире

Фото Осиновская библиотека төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев