Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы тормышка аяк басар чак

Чыгарылыш кичәләре гөрләде, уку йортларында урак өсте башланды.

Әле кайчан гына кулларына чәчәк тотып, ак бантлар бәйләп, тәүге тапкыр белем дөньясына аяк бас кан балалар, бүген инде егет-кызлар, мәктәп белән хушлашты.

11 ел бер мизгелдәй узган да киткән. Беренче укытучы, әзерләнеп бетмәгән өй эшләре, сыйныфташлар, күңелле тәнәфесләр, имтиханнар, барысы да артта калды. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, җиңел сулап куйган булачак студентларны тагын да кызыклырак, җаваплырак яңа тормыш көтә. Ра йон һәм шәһәребезнең 548 укучысы узган шимбәдә чыгарылыш кичәсенә җыелды. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да мизгелләр иде бу. Балачак, яшүсмер елларын бергә үткәреп, гаиләгә әйләнеп беткән сыйныфташлар һәм икенче әнидәй якын булган укытучылар белән аерылышу бәйрәме Яшел Үзәннең Родина музыка театры бинасында узды. Мәктәпне тәмамлаучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев котлады.

– Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Чын күңелдән сезне әлеге күркәм вакыйга белән котлыйм! Мәктәп елларын һәрвакыт сагынып искә алырсыз, йөрәкләрегездә укытучыларыгызга һәм остазларыгызга карата рәхмәт хисләре сакларсыз дип ышанам. Сезнең алда тагын да кызыклы вакыт – студент еллары. һичшиксез, сезнең һәркайсыгыз иң яхшы югары уку йортларына укырга керәчәк һәм районыбыз, илебез хакына хезмәт итәчәк, – диде Михаил Павлович.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы исеменнән һәр чыгарылыш сыйныф укучысына истәлекле бүләк тапшырылды.

Быел Яшел Үзәндә алты укучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. 3нче гимназиянең ике укучысы – рус теле һәм рус әдәбиятыннан, 9нчы лицей укучысы – рус әдәбиятыннан, Химик лицей укучысы – химиядән, Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемен дәге гимназия укучысы химиядән максималь балл туплады. «Бу әле төгәл саннар түгел, нәтиҗә артырга да мөмкин», – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.

Мәктәп белән хушлашырга өлгер мә деләр, егет-кызлар югары уку йортларын яуларга ашыкты. Документларны 20 июньдә кабул итә башлаганнар, ә 17 августта төп урыннарга (бакалавриат, көндезге бюджет формасы) керү турында приказлар чыгарылачак. Быел кабул итү кагыйдәләрендә берничә үзгәреш бар:
2021 елда республикада абитуриентлар 5 югары уку йортына 10 юнәлеш буенча гариза бирә ала. Элек бер үк вакытта 5 югары уку йортына бары тик 3 белгечлек буенча укырга керергә хокуклары бар иде. Шулай ук документлар тапшыру ысуллары киңәйтелгән: «ВУЗга онлайн керү» суперсервисы аша, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» яки вузның электрон мәгълүмати системасы, почта аша, уку йортына барып. Татарстан вузларында бюджет урыннары саны арткан, 2021-2022 уку елына 20 меңнән артык бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Мәсәлән, КФУга 1 200 бюджет урыны өстәлсә, КНИТУ-КХТИда алар 660ка арткан.

Хәерле сәгатьтә, хыялларыгыз тормышка ашсын, яшьләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев