Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы ачасырлылар референдумның мөһимлеген аңлый

Бүген, 18 ноябрьдә Татарстанның 43 районнында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдум уза.

Әлеге мөһим чара 827 – авыл һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырыла. Яшел Үзән районында да ул оешкан төстә үткәрелә.
Олы ачасырлылар референдумның мөһимлеген аңлый. Шуңа да мәдәният йортында узучы мөһим чарага иртәдән үк барып, бурычын үтәп кайтуны кулай күрә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин белдергәнчә, көндезге сәгать бергә халыкның 53 проценты тавыш биргән иде инде. Быел бу җирлектә үзара салым акчасын яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем 300 сумнан бирергә тиеш.
-Әле дә ярый республикада әлеге программа эшли. Авыллар өчен зур ярдәм бит ул. Елга бер тапкыр безгә үзара салым акчасын бирәсе авыр түгел, иң мөһиме файдасы булсын. Хәзер авылыбызның һәр урамына машина белән кереп була диярлек. Ә моны берничә ел элек күз алдына да китереп булмый иде, - дип фикерләре белән уртаклаша референдумда катнашкан Тәскирә Шәйхуллина.
Әйе, референдумда катнашмый мөмкин түгел, чөнки авылда башкарылган эшләр күз алдында, ә менә монысы иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X