Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы ачасыр – кино тарихында

Олы Ачасырда төшерелгән «Су анасы» фильмы кинопрокатның дүрт көне эчендә 1 миллион сум җыйган.

Матбугатта, интернет челтәрендә яңалыклар укыганда, әлеге фильмның безнең туган якта, Яшел Үзән районындагы матур авылларының берсендә – Олы Ачасырның гүзәл табигатендә, Кадрия апа Гарәфетдинова йортында төшерелүенә күңел ышанмый.

Белешмә:  «Су анасы» 54 шәһәрдә, илебезнең 250 экранында күрсәтеләчәк. 7 мартта «Су анасы» Казахстанда прокатка чыкты. Әзербайҗан, Вьетнам, Һиндстан, хәтта, Венгриядә дә күрсәтү планлаштырыла.

– Бер айдан артык яшәгән артистлар, төшерү төркеме минем өчен туганнарымдай якын инде хәзер. Көн-төн йокламадык, чөнки төнге икедә дә күл буена төшеп команданы ашатырга туры килгән чаклар булды. 30дан артык кешене урнаштырасы булгач, үзем мунча чоланында йокладым. Юк, бер авырлыгын да күрмәдем, бары  өй тулы кеше булгач, балалар гына кайта алмады. Шуңа да фильм төшерүчеләргә бәрәңгемне дә алырга туры килде,  хәтта (көлә). Ә фильмны бик дулкынланып карадым. Һәм ул миңа җитеп тә бетмәде, чөнки шуның кадәр зур хезмәт, безгә карап утыруы гына җиңел икән ул. Ә кадр артында ниләр майтарылуын яхшы беләм хәзер. Кунакларыбыз аеруча кыстыбый, кош теле, казанда пешкән боткаларны һәм бөтен төр ризыкларыбызны мактап, яратып ашады. «Су анасы»н һәркемгә карарга киңәш итәм. Безнең Ачасыр табигате бигрәк матур икән бит! –  дип фикерләре белән уртаклашты Кадрия Гарәфетдинова.

14-17 март аралыгында, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри әсәрләре нигезендә төшерелгән «Су анасы» тулы метражлы фильм, Россия һәм халыкара прокатта 1 миллион сумнан артык керем җыйган. Шулай итеп, әле күрсәтә генә башлаган шушы дүрт көн эчендә генә дә, «Су анасы» Татарстан киносында иң кассалы фильмга әверелде. Бер яктан, моңа ис китәрлек тә түгел. Чөнки, фильм татар мәдәнияте белән бәйле әкиятләрдән тора, ә мондый картиналарның зур экраннарга әле чыкканы булмады. Вампирлар, вурдалаклар, гномнар һәм трольләр инде барыбызны да туйдыра башлады. Ә менә әлеге Татарстан эпосы – яңалык.

Һәм аны инде Россия тамашачысы яратып та өлгерде. Без, Яшел Үзән районында яшәүчеләр өчен ул – бомба! Бу бит безнең туган ягыбыз, Олы Ачасырдагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы, безнең күл. Барлык төп вакыйга да, могҗиза да  шулар тирәсендә чуала, кайвакытта хәтта минем, олы кешенең дә, реаль булмаган күренешләрдән, инстинктлы рәвештә, күзләрем чытырдап йомыла.

Тулы материалны газетабыздан укый аласыз (№20).

Анна Невзорова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу авылда минем яшлегем узды,мин горурланам,мин бахетле Кеше икэн,бу минем этиемнен Туган авылы.Мина 71 яш