Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасыр авылында зур һәм күңелле төзекләндерү  эшләре бара

Олы Ачасыр авыл җирлеге 1 миллион сум  грант акчасына авылның Җәйге бәйге бакчасын төзекләндерүгә тота.

Мондый матур урын районда башка авылларда юк, дисәк тә  дөрес булыр. Биредә гомер-гомергә  авылдашлар җыелып күңел ачты. Элек бу тирәдә Сабан туе да үткәрелә иде, дип сөйли авылның аксакаллары. Җәйге бакчага куелган таган да  яшь җилкенчәкне үзенә тартып торды, кичке уеннарда яшьләр берсе белән  танышты, кавышты. Әмма  бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел.

-Бу урын күптән  төзекләндерүне  көтә иде инде. Юкәләр дә картайдылар, корыдылар. Хәзер биредә бөтенләй башкача булачак, - дип шатлыклары белән уртаклаша  авылдашлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев