Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оливье салаты өчен продуктлар кыйммәтләнгән

Яңа ел каникуллары алдыннан, белгечләр россиялеләргә оливье салатының дүрт кешелек порциясенең ничә сумга төшәчәген исәпләп чыгарган.

Бер ел элек оливье ясау 325 сумга төшсә, быел бу сан 340 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә "Известия" Росстат мәгълүматларына сылтама белән. 
Әйтик, суганга бәяләр - 10%ка, пешерелгән казылыкка - 6%ка, консервланган борчак һәм кыяр - 6%ка арткан. Уртача алганда, тавык йомыркалары да якынча 1% ка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта, бәяләре арзанайган ингредиентлар да бар - бу кишер һәм бәрәңге. 
Сүз уңаеннан, Росстат мәгълүматларын анализласаң, «тун астындагы сельд балыгы» салаты бәйрәм менюсында иң эконом вариант булып чыкты. Бер кешелек порция 157 сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев