Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрьнең мөһим законнары: салымнар, вкладлар һәм «МИР» картасы

Вакыт бик тиз уза, октябрь дә җитте, ул янә законнардагы яңа үзгәрешләр китерәчәк.

Ә алар күп булыр дип көтелә һәм илебезнең барлык гражданнарына да кагылачак. Шулардан мөһим өч үзгәрешне тәкъдим итәбез.

Салымны кире кайтару
Үзгәрешләр кергәнче салымны артык түләү турында салым белән чагыштырып караганнан соң гына белергә була иде. 2020 елның 1 октябреннән салымның шәхси счетында смс, электрон почта ярдәмендә артык түләүләр булу турында гражданнарга хәбәр итү бурычы барлыкка килә.
Артык түләү кайбер сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, түләү документында яки декларациядә, йә салым ягыннан хаталар аркасында, таләп буенча икеләтә сумма алынганда.
Артык түләнгәннәрне үз хисабыңа, яисә киләчәк түләүләр исәбенә, яисә башка салымнар һәм җыемнар өчен күчерергә була. Элек билгеле бер чикләү – исәп-хисапны бары тик бер төр салым буенча гына ясарга мөмкин иде. 1 октябрьдән бу чикләү бетерелә һәм артык түләүне теләсә кайсы төр салым хисабына исәп ләргә була.
Шул ук вакытта, салымны кире кайтару, түләүченең теләсә нинди салым, пеня һәм штрафлар буенча недоимкасы булмаган очракта гына мөмкин.

Кертемнәр буенча үзгәрешләр
Кертемнәрне иминият ләштерү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзерге вакытка кадәр, әгәр банк вкладчыга акчаны кире кайтара алмаса, кертемнәр буенча түләүнең максималь суммасы 1,4 миллион сум тәшкил итә иде. 1 октябрьдән 2020 елның 25 маендагы 163-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә гражданнар аерым очракларда иминият акчасын 10 миллион сумга кадәр ала алалар.

Андый очракларга керә:

  • мирас алу,
  • торак бинаны, яисә аның карамагындагы торак йорт булган җир кишәрлеген сату,
  • тормышка яисә шәхси милеккә китерелгән зыянны каплау, шулай ук, социаль түләүләр һәм пособиеләр алу,
  • суд карарын үтәү,
  • субсидияләр рәвешендә грантлар алу.

Әгәр сату-алу килешүе вакытында эскроу-счет кулланыла икән, шулай ук арттырылган иминият түләүләренә дә исәп тотарга мөмкин булачак. Бу кагыйдә өлешләп төзүдә катнашу килешүе буенча исәп-хисап ясау өчен эскроу-счетларга да кагыла.
Башка сүзләр белән әйткәндә, әгәр сез фатир яки йорт сатасыз, йә мирас аласыз икән, сез тыныч кына теләсә кайсы иң отышлы процент ставкасы булган банкта счет ача аласыз, Иң мөһиме – банк кертемнәрне иминятләштерү программасында катнашсын. Бу очракларда чикләүләр 1,4 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр үзгәрә һәм акча югалту куркынычы кими.

«МИР» картасы
2020 елның 1 октябреннән дөньяның илкүләм түләү системасына соңгы күчү булачак. Башта моны 2020 елның 1 июленә кадәр эшләргә планлаштырылган иде, тик пандемия аркасында банкларга пенсия һәм башка түләү системаларының карталарына 1 октябрьгә кадәр күчерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер, банклар социаль түләүләрне һәм пенсия ләрне бары тик «МИР» карталарына гына күчерергә тиеш, башка очракта аларга Россия банкы ягыннан санкцияләр кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев