Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Очлы каләмле дусларыбыз

Кадерле укучыларыбыз, «Яшел Үзән» битләрендә журналистлар язмасыннан тыш, штаттан тыш хәбәрчеләребезнең дә мәкаләләре еш басыла.

Алар тирә-юньдә барган вакыйгаларга, туган авылына, аның халкына битараф түгел. Юк кына нәрсәдән дә ямь табып, кечкенә генә әйберне дә күңелләре аша уздырып һәм аны зурлап, райондашларына тасвирлап бирә беләләр.
«Яшел Үзән»нең 25 еллык юбилее уңаеннан, штаттан тыш хәбәрчеләребез белән дә таныштырып үтәсебез килә. Язмаларын гел укып торсагыз да, үзләрен белмәүчеләр дә бар бит.
 

Розалия Ибраһимова, Норлат:
– Газета белән дуслыгым 1974 елдан башланды, ул чакта әле «Идел ягы» булып ике телдә басыла иде. Беренче язмам да шул чакта нәшер ителде, ул КГУда укучы совхозга эшкә кайткан Куба студентлары белән үткән очрашу кичәсе турында иде.
Минем газета-журналларга язу күптәнге хыялым иде, пионер вакытларда ук «Яшь ленинчы» газетасына язып караган идем. Үземнең язманы газетада күргәч, шундый рәхәтлек кичергәнем әле дә хәтердә. Аннан инде бик еш булмаса да, язгалый башладым, авылда, китапханәдә узган төрле чаралар, кичәләр... Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарыбыз белән күрешеп, очрашып, аларның сугышта күргәннәрен язып чыккан идем, кызганыч, барысы да бакыйлыкка күчте инде. Мин белә башлаганнан бирле «Яшел Үзән» дә эшләүче журналистлар да, редакторлар да алышынып торды, әмма, газетабыз үзенең йөзен, тоткан юлын үзгәртмәде.
Юбилей елы уңаеннан яраткан газетам «Яшел Үзән»гә уңышлар телим, газета укучыларыгыз күп булсын, туган телебезне саклап, озак еллар халык ка хезмәт итәргә насыйп булсын.
 

Зөлфия Хәйруллина: Күгәй:
– Күгәй авылының Урта урамында туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче гади авыл кызы мин. Кечкенәдән «Яшел Үзән» (ул вакытта «Идел ягы») газетасын укып үскәч, авыл, район яңалыклары белән гел кызыксынып торам. Хәзер күп хәбәрләр белән интернет челтәрендә танышып бару мөмкинлеге булса да, газетаны кулга алып уку күпкә кызыклырак. Күгәй турындагы язмаларым күптән язылса да, ничектер редакциягә җибәрү турында уйлаганым булмады. Газетаны кулга алган саен, Күгәй, авылдашлар турында язмалар бөтенләй диярлек булмагач, тәвәкәлләп, авылны чиксез ярату хисе көчле булгангадыр инде, редакциягә җибәрдем.
Беренче язмалардан соң, газета укучыларның, авылдашларның чын күңелдән әйткән изге теләкләрен укыгач, минем хатирәләр сандыгындагы истәлекләр белән бүлешәсе килү теләге көчәйде генә. Шулай итеп, «Яшел Үзән» тормышымда иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Юбилей уңаеннан барча редакция хезмәткәрләрен, гомумән «Яшел Үзән»не чын күңелдән тәб рик итәм. Шушы мактаулы, тынгысыз хезмәтегездә чиксез уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев