Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч яшьлек балага айлык түләү

Түләү билгеләнгәндә гаилә кереме исәпкә алына.

2020 елның 1 июненнән җан башына уртача кереме, 2019 елның II кварталындагы уртача яшәү минимумы күләменнән артмаган (2019 елның II кварталында халыкның җан башына уртача керем - 9 450 сум) гаиләләргә 2020 елның 1 июненнән мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63нче Татарстан Республикасы Законы кушымтасында билгеләгән дәрәҗәдән түбәнрәк булган очракта, өч яшьтән җиде яшькә кадәр булган балага ай саен түләү бирелә ала.

Айлык түләү күләме аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итәчәк. 2020 елда –
4 686,50 сум (2019 елның II кварталында бала өчен яшәү минимумы - 9 373 сум).

Әлеге түләү алу хокукы бала Россия Федерациясе гражданины булган очракта бирелә.
Айлык түләү Россия Федерациясе гражданины булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) берсенә, уллыкка яисә опекага алынган, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге бала өчен билгеләнә.

Гаиләнең җан башына уртача кереме соңгы 12 календарь айда гаилә әгъзаларының керемнәре суммасыннан чыгып (шул исәптән 12 календарь айдан да ким булмаган чорда гаилә керемнәре турында мәгълүмат тапшырган очракта), хисап чорында гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәренең уникенче суммасын гаилә әгъзалары санына бүлү юлы белән исәп ләнә.
Гражданнар, түләүне билгеләтү өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, аларга ул 2020 елның 1 гыйнварыннан, әмма бала 3 яшькә җиткәч кенә, яңадан исәп ләнәчәк.

Гаризалар 2020 елның 1 июненнән кабул ителәчәк.
Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев