Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч турнир һәм алты җиңүче,

Яки абсолют батыр бүләккә бирелгән тәкәсен кемгә калдырган?

Яшел Үзәннең спорт-көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр респуб лика районнарында булган бөтен турнирларда да актив катнаша. Нәтиҗәсе бар: ярышларда алар үзләрен оста көрәшчеләр буларак күрсәтә.

Апрель ае республика турнирларына шактый гына бай булды. Әле күптән түгел генә Әтнә, Питрәч һәм Теләче районнарында бер-бер артлы мәртәбәле бәйгеләр оештырылып, аларда яшел үзәнлеләр дә катнашты.

Апрель ярышларының беренчесен –Әтнәдә тренер-көрәшче Рәдиф Сәфәров истәлегенә уздырдылар. Анда ТРның 12 районыннан һәм РФнән 160лап көрәшче яшүсмер катнашуы билгеле. Яшел Үзәннән 7 көрәшче бил алышып, Осиноводан Фирдүс Зәйнуллин тренерлыгында шөгыльләнүче Азамат Гыймадиев, 100 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында 3нче урынга лаек булды.

Питрәчтә исә республиканың атказанган спорт остасы Рафаэль Сафиуллин истәлегенә уздырылган турнир йөздән артык спортчыны җыйган. Питрәчлеләр белән бергә келәмгә Казанның Мәскәү районы һәм Яшел Үзән көрәшчеләре чыга. Ярышлар 13-14, 11-12 яшьлек яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында була. Киеренке көрәштә Яшел Үзәннән катнашкан дүрт көрәшчедән өчесе – үз авырлык категорияләрендә Осиноводан Ислам Билалов, Рамиль Мостафин (тренер – Фирдүс Зәйнуллин), Яшел Үзәннән Илмир Гыйбәдуллин (тренер - Камиль Хәмидуллин) 3нче урынны ала.

Әлеге ярышта тренер-укытучы Фирдүс Зәйнуллинның үзенә дә көч сынап карау мөмкинлеге була, бу көнне монда ир-атлар да келәмгә чыга. Гадәттә, Фирдүс катнашкан ярышларда үзен беркемнән дә җиңдерми. Бу ярыш та искәрмә булмый, әлбәттә. Шәхси зачетта үз авырлык категориясендә аңа тиңнәр табылмый. Шулай итеп ул, ел саен үткәрелә торган турнирда алтынчы тапкыр катнашып, абсолют батыр була. Хөрмәт йөзеннән Фирдүс үзенә бирелгән тәкәне дә Рафаэль Сафиуллинның хатынына бүләк итеп калдыра.

Ярышларның өченчесе Теләчедә 17 яшьлек һәм аннан яшьрәкләр арасында, Татарстан һәм Башкортстан республикалары халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына бишенче тапкыр ачык республика турниры буларак уздырыла. Монда Яшел Үзән районыннан 9 көрәшче катнашып, араларында призлы урын алучысы да бар. Осиноводан Фирдүс Зәйнуллинда шөгыльләнүче Илназ Бабаҗанов 90 кг авырлыктагылар арасында 3нче урын яулый.

Бу ярышта Камил Хәмидуллин (механика көллияте) һәм Илшат Камалиев (Карагуҗа) тренерлыгында шөгыльләнүчеләр дә катнаша. Бу юлы алар призлы урыннар ала алмаса да, киләсе ярышларда пьедесталга менәчәкләренә шик юк.

Спортчылар ярышларда йөреп кенә шомара, шул вакытта гына призлы урыннар яулап була. Яшь көрәшчеләргә тренерлары Фирдүс Зәйнуллин да үрнәк. Ул бөтен дәрәҗәдәге ярышларда катнашу мөмкинлеген кулыннан ычкындырмый. Спортчы шулай булырга тиештер дә. Хәзер инде Осиновода аның кулы астында шөгыльләнгән малайлар да ярышлардан җиңеп кайтырга тырыша.

Яшел Үзән көрәшчеләренең барысына да яңа сезонда уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев