Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч хатын бер ирне ничек бүлгән

«Алар барысы да бер!» – диләр хатын-кызлар, үзләре сайлап тормышка чыккан ирләренең хыянәт итүләренә ишарә ясап. Кайвакытта, чынлап та, кайсыбер ирләрнең барлык итәк артыннан тагылуы мораль чикләрне узып китә.

Беләм, күп хатыннар сөеклеләре турында шулай диләр, әмма мин кабатлыйм: Ильяс башкаларга охшамаган. Аны очраткач ук моңа кадәр булган хисләремнең зур мәхәббәт алдыннан репетиция генә булганын аңладым. Ничек инде шундый ир заты турында хыялланмыйсың? Игътибарлы, сабыр, тәрбияле һәм шуның өстенә ягымлы, киң күңелле һәм сизгер. Әйе, бу сыйфатларның барысы берьюлы аңа сыйган.

Без аның белән бик гади таныштык: автобус тукталышында торганда ул килеп миңа комплимент ясады. Ә бер атнадан без инде бер-беребездән башка яши алмый идек. Дус кызлар көлеп, син әле аның шкафында скелетлар табачаксың, дияләр иде. Мин эзләп карадым, тапмадым.
Күңелгә шик корты, бер ел йөреп тә мөнәсәбәтләр бер урында таптанып торгач керә башлады. Миңа ул вакытта инде – 34, Ильяска 38 яшь иде. Өйләнешер өчен менә дигән вакыт! Ә без хәтта бергә дә яшәмибез, очрашабыз гына. Аның тарафыннан ихлас хисләрне тойганга, тыйнаклыгымны онытып торып, тәкъдимне үзем ясадым. Җавап мине аптырашта калдырды. «Мин өйләнә алмыйм», – диде сөеклем. Шуннан соң өч көнлек тынлык урнашты, әйтерсең мин юк. Билгесезлектән шашар дәрәҗәгә җиттем, ниләр генә уйлап бетермәдем. Һәм менә ул кабат минем бусагада. Тик миңа җиңеллек килмәде...
«Мин өйләнгән», – диде ул. Аяк астымда җир убылдымени! Аның бер ел буе бу турыда бер сүз дә әйтмәве башыма сыймады. Шуннан соң ишекне шапылдатып ябып чыгып китәсем килде, әмма Ильяс мине яратуы һәм югалтырга теләмәве турында тәкрарлады. Ә мин, никтер, ышандым. Ул, иртәгә аерылышачакмын, дип әйтмәде, киресенчә, хатынына бик бәйле булуын аңлатты. Әле биш яшьлек уллары да бар икән, шуңа да гаиләсеннән китә алмый. «Мин сиңа иң күбе – сөюемне генә бирә алам...» Һәм мин аның бу шартын кабул иттем, килештем.
Шундый хәлдә калганнар гына, бердәнбер булмауның нинди газап икәнен аңлый. Яраткан кешең кичләрен эштән синең яныңа ашык­мый, бәйрәмнәрне синең белән уздырмый... Һәрвакыт икенче роль. Без Ильяс белән очрашуларны элеккечә дәвам иттек, тик үземнең аны икенче берәү белән бүлешкәнемне мин инде беләм һәм бу бөтен күңелемне болгата иде.
Сөеклемнең хатыны белән танышыр­га уйламаган да идем, бу көтмәгәндә килеп чыкты. Бер дус кызым Ильясны кафеда чибәр генә хатын белән күргән һәм бер генә тапкыр да түгел. белмим, кыюлык каян килгәндер, бер көнне мин боларны саклап тордым да, төшке ашларына кушылдым. Үз бәхетем өчен көрәшеп карарга булдым. «Менә синең хатының нинди икән!» – дигән сүзләр белән яннарына килеп бастым. Шунда ук үземә дә уңайсыз булып китте, Ильясның юлдашчысы кызарып чыкты һәм оялып кына: «Мин аның хатыны түгел», – диде. Аннары: «Ә сез кем буласыз?» – дип өстәде.
Хәтта һәрвакытта да тыныч халәтен саклый белә торган Ильяс та бу юлы дулкынланды, әмма шулай да безне таныштырды. Зөһрә аның тагын бер «зур мәхәббәте» булып чыкты. Читтән көлке тоелса да, безгә бер дә кызык түгел иде ул вакытта. Мин Ильясның маңгаена бәреп: «Безнең кебекләр тагын ничәү бар?» – дип сорадым. Ул антлар әйтеп, өчәү генә, диде. Аның йөрәген яулаган һәм ул шуларның берсен дә аерып сайлап ала алмаган өч хатын.
Соңрак, бу тарихны тыңлаганнан соң, иптәш кызым: «Миңа калса, ул сезнең берегезне дә яратмый», – дип куйды. Аның сүзләрендә хаклык барын үзем дә аңлыйм. Шулай да күңелнең кайсыдыр почмагында, алга таба бәлки кемне дә булса сайлар, бәлки, мине, дигән өмет чаткысы җемелди иде.
Ниятләренең җитди булуын исбатлап, Ильяс мине яхшы фатирга урнаш­тырды (үзе түли). Мин анда бер кайгы-хәсрәт күрми яшәдем. Сөйгәнемне атнасына берничә күрәм, кайвакытта сирәгрәк. Тавыш куптармадым, чөнки калган ике «җәмәгатенә» дә вакыт кирәклеген аңлыйм.
Ә аннары Зөһрәнең йөкле булуын белдем. Бу яңалыкны ишеткәч, ачуымнан нишләргә белмәдем! Димәк, иребезгә камыт киертү юлын тапкан! Чынлыкта әлеге хәбәр Ильяс белән алар арасына бернинди дә  үзгәреш кертмәгән. Минем кебек үк, аңа да фатир арендалый, бала белән ярдәм итәргә ышандыра. Безнең сәер дүртпочмакта Ильясның хатыны гына нинди ялганда яшәгәнен белми. Мин аны арабызда иң бәхетле саныйм. Үземне – иң бәхетсезе дип исәплим. Без танышканнан өч ел вакыт узды. Миңа хәзер 37. Балам юк һәм кирәкми дә кебек, чөнки ышанычлы ирем юк. Өчтән бер өлеш Ильясны исәпләмәсәң дә була. Бу хәлдән ничә тапкыр чыгарга омтылдым! Хәтта әйберләремне җыеп дус кызыма да китеп яшәдем, әмма Ильяс мине кабат үгетли. Чынлыкта ул үзе дә җәфалана.
Зөһрә белән соңгы арада дуслаш­тык, дисәм дә була. Мин аңа баласын, курчак кебек кызын Зәринәне карарга булышам. Кемгәдер бу гаремны хәтерләтер, тик без әлегә нәкъ менә шулай яшибез...

Ясминә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев