Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һөнәри осталык бәйгесендә

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә “Иң яхшы формовщик” һөнәрни осталык бәйгесе булды.

Әлеге конкурс заводның уникаль цехларының берсе булган 16нчы титан кою цехы ачылуга 50 ел тулу уңаеннан уздырылды. Бүгенге көндә биредә предприятиенең кою цехларында 16 кулдан коючы эшли. Шуларның алтысы – иң югары категорияле белгечләр. Бу  авыр, әмма мактаулы хезмәт һөнәри осталык кына түгел, физик  көчне дә таләп итә торган эш.

 

Конкурста практик һәм теоретик сынаулар булды. Ярышларның финалына керү өчен иң күп балл җыярга кирәк иде.

Һәм менә җиңүчеләр:

1 урында – Александр Егоров (40 балл)

2 урында – Ирек Гыйльфанов (36 балл)

3 урында – Илдар Волков (36 балл)

Җиңүчеләргә предприятие, профсоюз оешмасы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Завод сайты буенча әзерләнде. Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького конкурс профессионального мастерства лучший по профессии формовщик цех

2
X