Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Новониколаевский бистәсендә гаиләләр белән тавыш бирәләр

Җирле халык өчен сайлаулар - гаилә эше. Ата-аналар белән бергә сайлау участокларына хәтта иң кечкенәләре дә килә, олыларга бюллетеньнәрне тавыш бирү урналарына төшерергә ярдәм итәләр.

Гайнуллиннар гаиләсе - Хәмзия һәм аның ире Марат, кызлары Алинә һәм Аделя, оныклары Кәрим һәм Сәминә - буыннар элемтәсенең һәм актив гражданлык позициясенең ачык мисалы булды.
1535нче участокка алар бергә тавыш бирергә килде.

- Балаларыбыз безгә карый, киләчәккә битараф булмаска, иҗтимагый тормышта катнашырга өйрәнә. Сайлауларга йөрү - безнең гаилә традициясе, беркем дә читтә калырга тиеш түгел, - дип саный Хәмзия Габдрахмановна.

Сайлау участоклары үз эшләрен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел тавыш бирү 11-13 сентябрьдә өч көн эчендә уза, эш вакыты 8.00 - 20.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев