Узган ялда Норлатта ел саен үткәрелә торган Марат Шәйхуллин исемендәге волейбол ярышы узды.
Турнирда Норлаттан ике, Күгеш, Мулла Иле, Олы Ачасыр командалары көч сынашты.
Нәтиҗәдә I урынны – Норлат ветераннары, II урынны – Норлат яшьләре, III урынны – Олы Ачасыр командасы яулады.
Шунысы сөенечле, егетләрнең күбесе шәһәрдә яшәсә дә, туган авыллары данын яклар өчен чын күңелдән тырышып йөри. Афәрин!
Нет комментариев