Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта урам бәйрәме гөрләде ФОТОЛАР

Соңгы елларда Норлатта “Урам бәйрәмнәре”матур гореф-гадәткә әйләнеп бара.Менә бүген, 18 июльдә, безнең Бакча урамында мул ризыклы чәй табыны янында күршеләр җыелды.

Кояш та бүген артык кыздырмады, җиләс саф һавада урамда утыру үзе бер рәхәт.Апалар, дәү әниләр, киленнәр, кызлар, малайлар Насыйбуллина Фәридә апа белән Ринат абыйларның капка төбендә яшел чирәмдә өстәлләр корып, табын әзерләде.Бакча җимешләре дисезме,уңган хуҗабикәләрнең камыр ашлары, тәмле кабымлыклар, салатлар, кайнатмалар, яңа бал дисезме-нәрсә генә юк иде .Иминлек, бәрәкәтлек, татулык, дус-данә мөнәсәбәтлек хөкем сөрде.Иншааллах! 

Рәмилә белән Рания парлашып мәҗлесне алып барды, “исемле шигырьләр”, нәни артистларыбызның җырлары, уеннар, урам мәзәкләре барыбызга да хуш килде. Хуҗалар, Ринат абый белән Радик та, ике самавырны чыҗлатып, яңартып кына торды. Әрвахларга догалар да укылды.Күңелле ял итеп, бер-беребезгә исәнлек-саулык теләп, күчтәнәчләр-бүләкләр алып таралыштык.Дәү әниләрнең намаз вакытлары җитте, ә балалар кичке уенга ашыктылар.Киләсе җәйгә исән-имин очрашулар насыйп булсын! 

Җәй уртасы. 
Күңелле, рәхәт урамда. 
Саф һавасы... 
Рәхәт тә соң җәй көннәре! 
“Рәхәт яшик, тату яшик!”- 
Амәнәте өлкәннәрнең яшь буынга. 
Алан башы үзгә булган 
Гомер-гомергә. 
Бергә булыйк, күршеләрем, 
Исәнлек-саулык һәрберебезгә. 
Тату булсын гаиләләр, 
Тыныч булсын илкәйләр! 
Матурлыкны без саклык, 
“Бакча” урамыбыз гөрләп торсын! 
Күршеләр бергә булсын! 
18.07.2019 ел.

“Бакча урамыннан хәбәрләр” 
Рәмилә Рәхим .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлаты Урам бәйрәме