Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта Тукай бәйрәме гөрләп узды

"Язлар безгә Тукай белән килә", – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел булуга карата авыл китапханәсендә шундый исемдә бик матур кичә узды.

"И, туган тел, и, матур тел!", –  бөек шагыйребез Г. Тукайның шушы кадерле, балачактан таныш, якын шигырь юллары онытылмый, барыбызның да күңелендә саклана. Чөнки ул, безгә, әниләребезнең күкрәк сөте белән кереп, аңыбызга, хәтеребезгә сеңеп калган.

Телебезнең матурлыгын бары тик Тукай гына шулай яза алгандыр! Быел Тукаебызны искә алып, аның шигырьләренә, җырларына, иҗатына да аеруча игътибар булып, башкаручылар да күп булды. Авылдашыбыз Хәдис Габидуллин турында язган идем бит, менә ул хәзер авылыбызның талантларын берәм-берәмләп "уятып", авылыбызның мәдәниятен үстерү буенча бик теләп йөри.

Кичә-бәйрәмнәр аннан башка узмый хәзер, кирәк булса баянын алып, кирәк чакта синтезатор артына басып, җырдагыча "Яшь чактагы көй-моңнарны кабат уйнатыйк әле", –  дип, өлкәннәребезне җырга, моңга кайтара.

Бүгенге бәйрәмгә дә, озак еллар мәдәният йортында режиссер булып эшләгән, төрле бәйгеләрдә беренчелекне алган Илгиз Билал улы Кашаповны чакырып, тамашачыларга бүләк ясады. Илгизнең сәхнәләрдә нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясаганнары әле онытылмаган, шуңа да һәрбер чыгышын алкышлар белән кабул итү, бер дә гаҗәп түгел.

Бүген исә Тукайның шигырьләреннән өзекләр укыды, туган авылыбыз турында үзе иҗат иткән "Норлатым" шигырен дә бик яраттык. Тукайның шигырьләре әдәпкә, тәртипкә, намуслы булырга өйрәтә. Шигырь бәйрәмендә Тукайга багышлап язылганнарын укучы авторлар да, шагыйрьнекен сөйләүчеләр дә шактый булды.

Моңлы җырлар белән үрелеп барган шигырь бәйрәменнән берәүнең дә тараласы килмәде, саубуллашыр алдыннан бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел"не җырлагач, китапханә хезмәткәрләренә, музыкантыбыз Хәдис Габидуллинга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп теләр-теләмәс кенә таралыштылар. Туган телебезнең байлыгы, матурлыгы бәйрәмнәрдә аеруча нык тоела икән шул!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев